«Үзеңә ышан»: уен программасы (12+)
2
Декабрь 2022
Җомга
1 декабрь көнне 23 нче санлы китапханәдә «УЮТ» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Үзеңә ышан» дигән чара узды. Чарага 69 нчы махсус коррекция мәктәбе укучылары чакырылды. Катнашучылар уен формасында «яхшылык», «әдәплелек» төшенчәләре, мәрхәмәтле кешенең төп сыйфатлары белән танышты. Әдәби-музыкаль викторинада, «Дусны таны», «Ничек яшисең», «Мәрхәмәтлек тулы куллар», «Дуслык чәчәге» уеннарында катнаштылар. Балалар дуслык һәм яхшылык турында балалар җырларын искә төшерде, «Елмаю» җырын җырлады, «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерүдә катнашты. Чара азагында «Уют» җирле иҗтимагый үзидарәсе вәкиле барлык катнашучыларга татлы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Чара җылы дустанә рухта узды. |